Техник карап чыгу графигы нигезендә, 26 апрельдә Лаеш муниципаль районында «Татавтодор» АҖ предприятиесенә караган өч участок – Балык Бистәсе, Чирповский һәм Шәһәр Яны Усады юл ремонт-төзелеш идарәләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 71 берәмлек техника күрсәтелде. 68 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды, 3 буенча техник карау актлары төзелде. Техникаларны тикшерү эше тәмамлангач, юл хәрәкәте иминлеге һәм куркынычсызлык техникасы буенча тракторчы-машинистлар белән әңгәмә үткәрелде.
Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.