Яңа Чишмә районында техниканы кышка саклауга кую конкурсының йомгаклары

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Яңа Чишмә районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х. Габдрахманов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе И.Р.Сафин, Яңа Чишмә районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы  Л.Е.Богомолов, авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО консультанты И.Х. Фәсхетдинов, Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.В.Хисмәтуллин составындагы конкурс комиссиясе техниканы кышка саклауга куюны, техниканы һәм тагылма агрегатларны ремонтлау барышын, машина-трактор паркларының һәм остаханәләрнең торышын, ремонтлаучы бригадаларның эш шартларын һәм агрегатларны ремонтлаган өчен хезмәткә түләү бәяләрен тикшерде.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны "Агро-Основа" ҖЧҖ Шахмай бүлеге алды, икенче урын "М.И. Козлов" КФХ бирелде.


Рәис Хисмәтуллин – Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International