Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карау үткәрелә. 22 апрельдә техник карау Ижевка авыл җирлегендә уздырылды, анда хуҗалар техниканы әзерлек сызыгына куйганнар иде. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндергечләрнең булу-булмавы тикшерелде.

Милекчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International