Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында сиптергечләр конкурс-парады

2024 елның 27 апреле, шимбә

2024 елның 26 апрелендә үсемлекләрне химик һәм биологик саклау буенча сезонлы эшләр башкаруга әзерлек, сиптергечләрнең булу-булмавын һәм техник торышын тикшерү максатларында Арча муниципаль районында сиптергечләр буенча район конкурс-парады уздырылды. Сиптергечләрнең торышын авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ТР буенча «Россельхозцентр» ФДБУ һәм Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге вәкилләре составындагы комиссия бәяләде.   Конкурс нәтиҗәләре буенча үзйөрешле сиптергечләр арасында җиңүчеләр билгеләнде: 1 урында Садыйр Әхмәтҗанов – «Игнече» АФ ҖЧҖ механизаторы, 2 урында Рәис Һадиуллин – «Северный» АХП ҖЧҖ механизаторы, 3 урында Илшат Сафин – «Заря» АФ ҖЧҖ механизаторы.  Тагылмалы сиптергечләр арасында: 1 урында Ранил Сибгатуллин – «Ашытбаш» АСК ҖЧҖ механизаторы, 2 урында Рафис Әхмәтҗанов – «Тукай» ҖЧҖ механизаторы, 3 урында Ирек Гарипов – «Ашыт» ҖЧҖ механизаторы, алар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

 

   Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International