Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Түбән Ушма һәм Югары Ушма авылларында үзйөрешле техника тикшерелде

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге тарафыннан 6 майда Түбән Ушма һәм Югары Ушма авыл җирлекләрендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 18 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.

    Шулай ук бөек дата – Җиңү көне якынлашуы турында да әйтәсем килә! Бу – хәтер, хөрмәт, дәрәҗә бәйрәме, күз яшьләре, бер үк вакытта шатлык һәм кайгы уңаеннан чыккан күз яшьләре белән сөрелгән бәйрәм. Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары котлаулар кабул итә. Тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлеге башлыгы Мамадыш муниципаль районының Урта Кирмән авыл җирлегендә беркетелгән ветераннарны бәйрәм белән котлады.

    Барлык ветераннарга Бөек Җиңүгә, Ватаныбызның тынычлыгына һәм азатлыгына бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек теләделәр һәм Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгыннан бүләкләр тапшырдылар.

 

   Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International