Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе турында

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе) – үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең, аттракционнарның техник торышына һәм алардан файдалануга төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген), аларның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, махсус юллардан йөрешле транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм махсус юллардан йөрешле транспорттан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыру өлкәсендә махсус компетенциягә ия булган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы булып тора.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү һәм аларның техник торышы өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге);

аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге);

махсус юл транспортын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм махсус юл транспортынннан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге);

Йөкләнгән бурычларны үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге;

үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү һәм аларның техник торышы өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге);

үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында таныклык һәм дәүләт теркәү билгесен биреп, үзйөрешле машинаны һәм башка төр техниканы дәүләт теркәвенә алу;

үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү;

үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын раслаучы тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыкларын яки тиешле категориядәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына вакытлыча таныклык бирү;

белем бирү эшчәнлеген башкаручы оешмаларга тракторчылар, машинистлар һәм үзйөрешле машина йөртүчеләрне әзерләү өчен белем бирү процессының җиһазланыш һәм тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү;

хуҗаларының, дәүләт органнарының һәм башка органнарның гаризалары буенча күзәтчелектәге машиналарның һәм җайланмаларның техник торышын бәяләү һәм калдык ресурсларын билгеләү;

күзәтчелектәге машиналар һәм җайланмалар хуҗаларының сатылган яки төзекләндерелгән техниканың тиешле сыйфатта булмавы турындагы ризасызлыкларын карап тикшерү комиссияләрендә катнашу;

үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре хуҗаларының транспорт чарасы хуҗасын алмаштыруга бәйле теркәү гамәлләрен башкарганда һәм үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышы өлкәсендә күзәтчелек буенча башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминләштерү бурычларын тикшереп тору (үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник караудан тыш);

Россия Федерациясе законнары нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр башкару;

Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнгән күләмнәрдә дәүләт пошлинасын һәм федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән күләмнәрдә бүтән түләүләрне алу;

Россия Федерациясе законнарына туры китереп, теркәүгә алынган яисә исәптән төшерелгән үзйөрешле техника, аттракционнар һәм аларның хуҗалары турындагы белешмәләрне салым, суд, хокук саклау органнарына тапшыру;

дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу һәм товарлар китертү, эшләр башкару, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә граждани-хокукый шартнамәләр төзү;

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсен мобилизацион әзерлеген оештыру һәм тәэмин итү һәм мобилизацияләү, әлеге чараларны методик яктан тәэмин итү;

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган архив документларын комплектлау, саклау, исәпкә алу һәм файдалану буенча эш алып баруны законнар нигезендә тәэмин итү;

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшчәнлеген исәпкә алу һәм тикшерүнең бердәм автоматлаштырылган системасын булдыру һәм эшләү;

законнарда билгеләнгән срокларда гражданнарның һәм оешмаларның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау;

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү;

Татарстан Республикасының төрле дәрәҗәдәге бюджетларына керемнәрне администрацияләүне гамәлгә ашыру;

үз компетенциясе чикләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган Россия Федерациясендә хокук куллануны мониторинглауны гамәлгә ашыру методикасына туры китереп, Татарстан Республикасында хокук куллануны мониторинглауны гамәлгә ашыра;

Татарстан Республикасы территориясендә техник карау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары үтәлеше буенча техник тикшерү үткәрүне оештыру һәм мониторинг үткәрү чараларын күрү;

махсус юл транспортын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм махсус юл транспортынннан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге);

аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу;

үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың паспортларын һәм аларның дубликатларын, әлеге паспортларның Евразия икътисадый берлеге хокукын тәшкил итүче актлар нигезендә гамәлдә булган бланкларын бирү;

техник торыш һәм үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе нигезендә үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләүне тыю.

 

 

 

Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте барлыкка килү тарихы.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 25 декабре, 12:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International