ЯҢАЛЫКЛАР


15
август 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эш визиты белән Менделеев районында булды, анда урып-җыюның барышы белән танышты.

14 август көнне "Комбайн" операциясе барышында имин эксплуатацияләү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторларының уртак рейды барышында Чүпрәле муниципаль районы территориясендә хуҗалыклар һәм физик затлар карамагындагы ашлык җыю комбайннары тикшерелде.

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында "Комбайн-2019" операциясе кысаларында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженерлык хезмәте белән берлектә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы кырларында эксплуатацияләгәндә ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча чираттагы рейдлар уза.

2019 елның 14 августында Марат Әхмәтов урып-җыю барышы белән танышу максатында Апас муниципаль районында булды. Марат Әхмәтов белән очрашуда район башлыгы Р.Н.Заһидуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ирек Солтанбәков катнашты.

2019 елның 14 августында "Комбайн-2019" профилактик операциясен уздыру кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлеге башлыгы М.М.Мөхәммәтҗанов һәм Югары Ослан муниципаль районы бүлеге башлыгы Д.Р.Сибгатуллин тарафыннан Югары Ослан районы кырларында урып-җыю эшләрен оештыруны тикшерү буенча рейд оештырылды.


14
август 2019 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов бүген Әгерҗе муниципаль районында эш визиты белән булды.

2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең № 01-05/170 боерыгы нигезендә, Нурлат муниципаль районында комбайннар тикшерелә.

13 августта Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән эшлекле очрашу узды, ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында районга килде.


13
август 2019 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр "Комбайн" профилактик операциясе үткәрелә.

2019 елның 12 августында "Казаноргсинтез" ГАҖ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 52 берәмлек техника тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования