Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Рус Шуганы торак пунктында техник карау уздырылды

2024 елның 3 мае, җомга

2024 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә Рус Шуганы торак пунктында физик затлар өчен техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 12 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздыру турында таныклыклар биреләчәк. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

    

    Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International