ТР Питрәч муниципаль районының «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖдә техника каралды

2024 елның 3 мае, җомга

2024 елда техник тикшерүләр үткәрү план-графигына ярашлы рщвештә, 2024 елның 3 маенда «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ үзенең техникасын 56 берәмлек күләмендә техник яктан тикшерү өчен әзерлек линиясенә тәкъдим итте.

   Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелде, медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелде.  

   Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар буенча 3 техник тикшерү акты төзелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

    Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International