Урып-җыюга старт

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 2 августында Ютазы районының Тукай исемендәге ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасының уракка әзерлеге һәм аны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү, янгынга каршы чараларны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Комбайннарның гомуми файдаланудагы юллар буйлап имин йөрүенә аерым игътибар бирелде. Киңәшмәдә администрация башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы мунициципаль районы бүлеге башлыгы, фермерлар катнашты. Шулай итеп, Ютаз  ы игенчеләре урып-җыюга кереште.

Назыйм Рәкыйпов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International