2017 елның 16 гыйнварыннан Татарстан Республикасында һәм Нурлат районында «Кар чанасы-2017» операциясе уза. Полиция һәм аучылык хезмәте вәкилләре катнашында физик затларның һәм юридик затларның кар чаналары тикшерелде. Тишкерүләр уздырганда түбәндәгеләргә игътибар ителде:
машиналарның теркәү белешмәләренә туры килү-килмәве;
машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәү;
үз вакытында техник карап чыгу уздыру;
тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмау.
Бүгенгә барлыгы 23 кар чанасы тикшерелде, административ хокук бозулар таләп 6 беркетмә төзелде.
«Кар чанасы-2017» профилактик операциясе 2017 елның 19 мартына кадәр озайтылды.
Дмитрий Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре һәм Нурлат мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.