«ДОСААФ» Мөслим бүлеге базасында быелның 29 октябрендә «В», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш трактородромда узды. Имтиханда гариза биргән 8 укучының 4се катнашты. Сынауны тапшыручылар арасында 1 кеше машиналарны эксплуатацияләү өлеше буенча имтиханны бирә алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.