Аксубай муниципаль районында агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Аксубай районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү комиссиясе составына Казан аграр университетының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов керде. Үзара тикшерүдә Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов катнашты. Белгечләр «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Аксу Агро» АФ «Чистай» ХК» һәм «Никитин А.А»  КФХ хуҗалыкларында булдылар. Һәр хуҗалыкта техниканың торышын, язгы чәчүгә әзерлеген, орлыкларның һәм минераль ашламаларның булуын бәяләделәр. Хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Игенчеләр белән район башлыгы Алмаз Минголов очрашты, язгы эшләрне башкаруда уңышлар һәм мул уңыш теләде.

Комиссия районның холдинг компанияләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген югары бәяләде.

 

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International