Агымдагы елның 31 мартында «Игенче» ҖЧҖ тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узды. Чарада генераль директор А.З.Зарипов, инженер-техник состав һәм механизаторлар катнашты.
Алга таба чараның практик өлеше үткәрелде, анда 77 берәмлек трактор һәм тагылма тикшерелде. Бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Чара барышында техниканың техник торышына аерым игътибар бирелде. Техниканы тәкъдим иткән кешеләрдә теркәлү турында таныклыклар һәм тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде. Шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм авария тукталышы билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр булу-булмавын тикшерделәр.
Техниканың техник торышына аерым игътибар бирелеп, тикшерү чараларын уздырганнан соң, катнашучылар техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.