Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды, анда «ТПК МТЗ Татарстан» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын алдагы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Кәримов үткәрде.
Фикер алышуда 200гә якын эксперт: муниципаль районнарның механизация буенча белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агротехника белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.
Катнашучылар заманча агротехника экспозициясен карадылар, сервис хезмәте күрсәтү, запас частьләр белән тәэмин итү һәм орлыкларны агулауның өр-яңа технологияләрен кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов «Үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү» турында чыгыш ясады, авария хәлләре куркынычын киметү өчен нормативларны һәм профилактик чараларны үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.