Татарстанның Сарман муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмаларының 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Узган атнада хуҗалыкларның 2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында Татарстанның Сарман муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмаларының 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү булды.

 Комиссия эшендә Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов катнашты.

Язгы кыр эшләре – авыл хуҗалыгында уңышның нигезе, шуңа күрә аларга җитди әзерлек һәм җаваплы караш таләп ителә. 

Комиссия тикшерүе нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчү кампаниясенә тулысынча әзер булуы ачыкланды. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы мондый чараларда һәрвакыт шәхсән үзе катнаша, бу аеруча кыйммәтле.

Шул ук көнне, район башлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлегенең яңа башлыгы тәкъдим ителде. Аңа Сөләйманов Азат Гаяз улы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International