«Южное Алькеево» ВЗП филиалы «Восток Зернопродукт» АҖ техник карау узды

2026 елның 31 марты, сишәмбе

2026 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге «Южное Алькеево» ВЗП филиалы «Восток Зернопрдукт» АҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырды.

Техник карауга 44 берәмлек техника китерелде. Карау барышында машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде, шулай ук теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының, дәүләт теркәү билгесенең булуы, дәүләт теркәве турындагы таныклыкта машина агрегатлары номерларының күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе, аптечка, янгын сүндергеч булуы тикшерелде.

Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды.

 

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International