2026 елның 4 мартында Кукмара муниципаль районының Янил авылы аграр көллияте базасында «В», «С», «D», «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алуга дәүләт имтиханнары узды.
Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.
Имтиханнарга кадәр кар машиналарыннан имин файдалану турында әңгәмә, теркәү гамәлләренең детальләре, кар машиналарыннан файдаланганда хокук бозган өчен җәза чаралары, шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы үткәрелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.