Биектау муниципаль районында техник тикшерүләр дәвам итә

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 15 апрелендә Биектау муниципаль районының «Винербергер Куркачи» ҖЧҖ еллык техник тикшерү уздырылды. Техник тикшерүгә 16 берәмлек техника тәкъдим ителде. Үзйөрешле техниканың техник торышына, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән тәэмин ителешенә, шулай ук рөхсәт документлары булуга аерым игътибар бирелде.

Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International