Апас районында «МТК «Ак Барс» ҖЧҖ һәм Саба районында «ПМК» ҖЧҖ оешмаларында техникага техник карау уздырылды

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

2026 елның 13 апрелендә «МТК «Ак Барс» ҖЧҖ 13 берәмлек техникага техник карау уздырылды.

2026 елның 14 апрелендә Саба муниципаль районында «ПМК» ҖЧҖ техникасына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек техника күрсәтелде.

Техник тикшерү барышында инженер-инспекторлар машиналарның техник торышын җентекләп бәяләделәр. Тормоз системасының төзеклегенә, руль белән идарә итү системасына, яктылык һәм тавыш сигнализациясенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук мәҗбүри документлар һәм куркынычсызлык чаралары: беренче ярдәм аптечкалары, ОСАГО полислары һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техника эксплуатациягә тулысынча әзер дип танылды. Барлык тикшерелгән машиналар югары техник әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Якын арада хуҗаларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Хәмит Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International