Бу елның 4 мартында Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында беренче омтылыштан ук өлгерә алмаган кешеләрдән үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнарны кабат кабул ителде. Исемлеккә кертелгән 9 кешенең 7се имтиханнарның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырып, тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.