Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Снегоход» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Әлеге чарада 15-17 яшьлек 20 укучы катнашты. Статистика буенча, мототранспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирлар автомобиль йөртүчеләргә караганда ешрак үлә. Укучыларга мондый күренешләрне булдырмау өчен куркынычсызлык чаралары турында аңлатылды. Барлык кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирелде.                                             

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International