ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы ДОСААФ Кукмара урта мәктәбе базасында «В, С» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар уздырылды. Имтиханга гариза биргән 7 кандидат арасыннан 5 кеше килде. Барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды.
Теория өлешендә, имтихан бирүчеләр үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм аны эксплуатацияләү барышында куркынычсызлык техникасы, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте.
Көчле салкыннарга карамастан, практика өлеше Кукмара ДОСААФ автомәктәбе трактродромында узды, анда имтихан бирүчеләр техникада йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.