Агымдагы елның 23 гыйнварында Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы А.З.Гатауллин, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Р.К.Нәфыйков тарафыннан, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Татарстан Республикасының Түбән Кама бүлеге хезмәткәре белән берлектә, Кама елгасы акваториясе буйлап рейд үткәрелде.
Рейд вакытында кар машиналарын эксплуатацияләгәндә тикшерделәр. Үзйөрешле машиналарны теркәү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның 1 очрагы ачыкланды. Административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылды.
Кар машиналары хуҗаларына куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр, үзләре белән нинди документлар булырга тиешлеге турында аңлатылды һәм Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Уртак рейдлар кар машиналарын эксплуатацияләү сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.