Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

2026 елның 22 гыйнварында Әтнә муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында кар машинасы темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Булачак механиклар – III-IV курс студентларына аңлаешлы формада кар машиналарын имин эксплуатацияләүнең төп моментлары, мотор чаралары белән идарә иткәндә кирәкле документлар, таләпләрне һәм кагыйдәләрне бозган очракта җаваплылык чаралары турында аңлатылды. Дәрестән соң кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International