Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кар машиналары һәм квадроцикллар кебек транспорт чараларын кулланганда балалар җәрәхәтләнүен булдырмау максатыннан, агымдагы елның 22 гыйнварында 1 нче Лаеш гимназиясендә Лаеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Снегоход» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Әлеге чарада 16-18 яшьлек 65 укучы катнашты. Чарада катнашучылар республикада югарыда аталган транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар, шулай ук аларга мондый күренешләрне булдырмау өчен куркынычсызлык чаралары турында да аңлатылды.

 

Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International