«Арча» ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Машиналарга техник карау үткәргәндә аларның тышкы кыяфәтенә, машиналарның техник торышына, теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының һәм дәүләт теркәү билгесенең булуына, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук аптечканың, янгын сүндергечләрнең һәм авария хәлендәге тукталыш билгесенең булуына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.