Үзйөрешле машиналар катнашында балаларның имгәнүен булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының мәгариф бүлеге тарафыннан «Баулы аграр көллияте» ДАҺБУ куркынычсызлык дәресләре үткәрелде.
Агымдагы елның 13 гыйнварыннан районның барлык мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык дәресләре үткәрелде. Районыбызның 7-17 яшьлек 2500 гә якын укучысы презентациядә бирелгән мәгълүматны тыңлады.
2026 елның 19 гыйнварында «Баулы аграр көллияте» ДАҺБУ куркынычсызлык дәресе узды. Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары, тыюлар һәм чикләүләр, әлеге транспорт төрен куллану кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары турында фикер алыштылар. Инспектор белән әңгәмә барышында тыңлаучылар барлык кызыксындырган сораулар буенча җаваплар алдылар.
Баулы районы оешмаларының барлык җитәкчеләренә һәм үзйөрешле машина хуҗаларына хезмәткәрләрне һәм гаиләләрне таныштыру өчен презентация җибәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.
Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.