Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Кар машиналары һәм квадроцикллар кебек транспорт чараларын кулланганда балаларның җәрәхәтләнүен булдырмау максатыннан, агымдагы елның 20 гыйнварында Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Снегоход» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарада 16-18 яшьлек 27 укучы катнашты. Чарада катнашучылар республикада югарыда аталган транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар, шулай ук аларга мондый күренешләрне булдырмау өчен куркынычсызлык чаралары турында да аңлатылды.                                                                  

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International