Юлларда балаларның имгәнүен киметү максатыннан Лениногорск шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Имин кыш» дәресе үткәрелде. Дәрес Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, «ЮХИ» ДБУ һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәтләре катнашында үткәрелде.
Дәүләт техника күзәтчелек инженер-инспекторы Илнур Галимов укучыларны дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлеге, аның функцияләре һәм бурычлары белән таныштырды. Дәресне тыңлаучылар өчен күзәтү астындагы техника – А1 категориясенә караган кар машинасы һәм кар-саз машинасы (юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары) характерланды. Әлеге техникага һәм аның йөртүчесенә әлеге транспорт төрен закон һәм куркынычсызлык кысаларында файдалану өчен куела торган төп таләпләр турында аңлатылды. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү чаралары, тыюлар һәм чикләүләр, теге яки бу хокук бозулар булган очракта җәза чаралары һәм транспорт белән идарә иткәндә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар.
«ЮХИ» ДБУ башлыгы Эльвира Кирдянова һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юллар янында «ватрушкаларда» шуу куркынычлары турында искә төшерделәр.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.