Бөгелмә аграр көллиятендә имтихан алынды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

«Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан «А1, А2, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан уздырылды. Имтиханда шулай ук үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкиле М.А.Спиридонов та катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Гариза биргән 16 кандидатның 5се тапшырмады, 2се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International