Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы елларда мототранспорт чаралары яшүсмерләр арасында бик популяр булып китте һәм юлларда аларның саны елдан-ел арта бара. Күпчелек очракта транспорт руле артына утырганда юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр үзләренең куркынычсызлыгы һәм тирә-юньдәгеләр өчен иң фаҗигале һәм кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр турында уйламыйлар.

2026 елның 20 гыйнварында Теләче муниципаль районының Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Снегоход» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда 13-16 яшьлек 7, 8 һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илфар Баев кар машиналары белән идарә итү буенча куркынычсызлык чаралары турында сөйләде, аларны үтәмәү юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин, дип кисәтте. Әңгәмә барышында кар машиналарын кулланганда хокук бозуларны теркәү, укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган хәлләр статистикасы мәсьәләләренә кагылдылар. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International