Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чараларын имин эксплуатацияләү

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Аксубайның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда 16-17 яшьлек укучылар катнашты.  Укучылар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен яный торган җәза чаралары белән таныштылар. Соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча квадроцикллар, кар машиналары һәм баггилар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Теге яисә бу хокук бозулар кылган өчен кулланыла торган җәза чаралары турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International