Чирмешән муниципаль районының Күтәмә һәм Ивашкино авылларында «Куркынычсызлык дәресе» айлыгын үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы А.М.Мордвинов мәктәп укучылары белән «Снегоход» дигән темага мототранспорт чаралары белән идарә итү куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларда йөргәндә саклык чаралары буенча очрашулар үткәрде.
Дәрестә 8-11 сыйныф укучылары катнашты. ТРда шундый транспорт чаралары буенча һәлакәтләр статистикасы китерелде, слайдта нинди экипировка булырга тиешлеге күрсәтелде һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.