Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты боерыгын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы Р.В.Хисмәтуллин, биологик ресурслар буенча районара бүлек җитәкчесе В.В. Ведякин белән берлектә профилактик рейд үткәрелде.
Рейд барышында 4 берәмлек транспорт чарасы аларны эксплуатацияләү барышында тикшерелде. Кар машиналары хуҗаларына куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр, үзләре белән нинди документлар булырга тиешлеге турында аңлатылды һәм Татарстан Республикасында кар машиналары һәм квадроцикллар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Уртак рейдлар кар машиналарын эксплуатацияләү сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк, ә хокук бозучылар буенча РФ КОАП нигезендә административ йогынты чаралары күрелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.