Мөслим политехник техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Мөслим политехник техникумында куркынычсызлык дәресе үтте. Кар машиналарын эксплуатацияләгәндә һәм йөрткәндә куркынычсызлык дәресен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов үткәрде. Студентлар кар машинасы белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор ил буенча кар машиналарына бәйле һәлакәтләр статистикасын китерде, шулай ук кагыйдә-таләпләрне бозучыларга нәрсә янавы турында сөйләде.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International