«Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «Кар машинасын имин эксплуатацияләү» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара яшьләр арасында кар машиналары ярдәмендә җәрәхәтләнү очракларын киметүгә юнәлдерелгән. Әңгәмә 16-18 яшьлек 100 студентны колачлады. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы Тукмаков Әгъләм Гариф улы кар машиналарын кулланганда хокук бозуларны теркәү, укыту һәм җәза чаралары мәсьәләләренә кагылды, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган хәлләр статистикасы китерелде. Теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.