Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында кар машиналарын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

«Куркынычсызлык дәресе» айлыгын үткәрү кысаларында «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ уку йортларында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов белән укучылар арасында мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләре һәм таулардан шуганда саклык чаралары турында очрашу оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Шулай ук тюбингларны кулланганда истә тотылырга тиешле таләпләр дә җиткерелде.

Уку йортының актлар залында 1-4 курсларда укучы 130 студент катнашты. Укучыларга мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде, дәүләт теркәвенә алу һәм техник тикшерү уздыру, мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе аңлатылды. Барлык каралган саклык чараларын үтәүгә һәм экипировкага аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International