Агымдагы елның 17 гыйнварында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында кар машиналарын тикшерү буенча уртак профилактик рейд булды. Рейд барышында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе, А1 категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгының булуы, ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүнең вакытында узуы тикшерелде. 8 кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча, атап әйткәндә, техник карауны уздырмыйча файдаланган өчен, РФ КоАП 9.3 ст. буенча 1 беркетмә төзелде.
Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына «тимер ат»ны үз вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү уздыру һәм тиешле категориядәге техник чаралар белән идарә итүгә таныклык булырга тиешлеге хакында искәртеп узабыз. Уртак рейдлар дәвам итә.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.