Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай муниципаль районы бүлеге башлыгы С.М.Дудин Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чиста болыннар» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы М.С.Улыбин һәм Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча төбәк районара бүлеге җитәкчесе Л.Ф.Гыйльметдинов белән берлектә Кама елгасы акваториясе буйлап рейд үткәрде.
Рейд барышында 7 берәмлек мотор чарасы тикшерелде. Теркәү, техник тикшерүләр үткәрү кагыйдәләре буенча таләпләр, шулай ук АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуы турында аңлатылды. Махсус сак режимын бозган өчен РФ КоАП 8.39 ст. буенча 1 беркетмә төзелде һәм 9.3 ст. буенча 3 карар язылды. Әлеге юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.