Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Әлмәт политехник техникумы студентлары өчен «Кар машинасы» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарада 16-18 яшьлек 24 укучы катнашты. Әңгәмәне Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге консультанты Андронов Алексей Владимирович үткәрде.
Профилактик әңгәмә барышында АІ категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына өйрәтү, теркәү гамәлләре, кар машиналарын эксплуатацияләгәндә бозган өчен җәза чаралары, шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы мәсьәләләре каралды.
Алексей Андронов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлеге консультанты.