2026 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында «Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ филиалының 1-2 курс студентлары өчен «Кар машинасы» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарада 16-17 яшьлек 30 укучы катнашты. Әңгәмәне баш дәүләт инженер-инспекторы Мусин Айдар Таһир улы үткәрде.
Профилактик әңгәмә барышында АІ категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына өйрәтү, теркәү гамәлләре, кар машиналарын эксплуатацияләгәндә бозган өчен җәза чаралары, шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы мәсьәләләре каралды.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.