Агымдагы елның 15 гыйнварында Азнакай муниципаль районының «Актүбә» АҖ базасында чираттагы техник карау уздырылды. Техник карау барышында 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Карау барышында яктырту приборларына, тормоз системаларын һәм сигнализацияне контрольдә тоту чараларына, утлы маякларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде, чөнки махсус техника, һава шартларына карап, эшкә әзер булырга тиеш. Механизаторларның үзләренә беркетелгән махсус техникада эшләү өчен рөхсәтләре бар.
Барлык техника яхшы әзерләнгән, янгын сүндергечләр һәм башка инвентарь белән тәэмин ителгән, ТК үткәрү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.