Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары 2026 елның 16 гыйнварында Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча профилактик чара үткәрделәр.
Әлеге чара барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булуына аерым игътибар бирелде.
Барлыгы 11 берәмлек техника тикшерелде, административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылды.
Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.