Агымдагы елның 15 гыйнварында «Казаньсельмаш» ҖЧҖ район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм хуҗалыклар агрономнары катнашында «Сиптергечләр заводы белән танышу» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар барышында катнашучыларны җитештерү процессы һәм заводның казанышлары белән таныштырдылар, шулай ук яңа әйберләр күрсәтелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.