Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәрвакыт даими игътибар таләп итә. Иң әһәмиятле булмаган таләпләрне дә бозу бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондый күренешләрне булдырмау максатыннан, агымдагы елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге башлыгы Ш.М.Гаскәров, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, профилактик рейд үткәрде. 10 трактор һәм тагылма тикшерелде. Механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Профилактик чараларга карамастан, кешеләр, кызганычка каршы, үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны кагыйдәләрне бозып файдаланалар, шуның белән кагыйдәләрне бозалар һәм эксплуатацияләгәндә куркыныч тудыралар. Мондый хокук бозучыларны ачыклаганда беркетмә төзү һәм кисәтү яки штраф рәвешендә 9.3 статья буенча карар чыгару кебек чаралар кулланыла. Бу эш дәвам иттереләчәк.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.