Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе "Госуслуги" порталында кулланучыларга ведомство белгечләренең профилактик визитына читтән торып язылырга һәм онлайн консультацияләр алырга мөмкинлек бирә торган сервис булуы турында хәбәр итә.
Инспекторның профилактик визиты ясалырга мөмкин:
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профилактик визит тикшерү түгел — бу мәгълүмати әңгәмә, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре оешма яки контроль объектлары эшчәнлегенә карата мәҗбүри таләпләрне аңлаталар, хәвеф-хәтәр критерийлары һәм аларны киметү ысуллары турында мәгълүмат бирәләр.
Профилактика чаралары турында барлык мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучының шәхси кабинетында саклана, бу күзәтчелек органы белән үзара хезмәттәшлекнең тулысынча үтәкүренмәлелеген тәэмин итә.
Әлеге сервис контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау кысаларында гамәлгә ашырылган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең профилактика эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
https://www.gosuslugi.ru/626705/1/form