Яңа 2026 ел белән котлау

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән чын күңелдән котлыйм!

Яңа ел – ул һәрвакыт яхшыга өметләгү, яхшы үзгәрешләр көтү һәм яңа планнар вакыты. Бу бәйрәм көннәрендә һәрберебез узып баручы елга күз сала, йомгак ясый һәм киләчәккә планнар кора.

Якынлашып килүче 2026 ел һәр йортка иминлек һәм татулык, мәхәббәт алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, тынычлык һәм татулык телим! Барлык хыялларыгыз һәм иң кыю планнарыгыз тормышка ашсын!

 

Хөрмәт белән, Альберт Борһанов – Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International