Агымдагы елның 29 декабрендә Биектау районы агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәдә район башлыгы, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Илдус улы Җиһаншин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы бүлеге башлыгы А.А. Хаҗиәхмәтов 2025 елда үзйөрешле машиналарны техник карауның төп күрсәткечләре турында сөйләде. Үзйөрешле машиналары булган барлык оешмалар теркәү һәм техник карауны вакытында үткәрергә, техниканы теркәмичә һәм ел саен уздырылырга тиешле техник карауны уздырмыйча файдалануга юл куймаска тиеш.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.