«Стройком+» ҖЧҖ сәнәгать оешмасында РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник яктан карау турында» 07.10.2020 ел, №1538 карары нигезендә 7 берәмлек күләмендә теркәлгән үзйөрешле машинаны ел саен үткәрелә торган техник карау өчен тәкъдим итте.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.